Лениногорск районы территориясендә 56 сайлау участогы үз эшен башлады
Бүген - Бердәм тавыш бирү көне.
Бүген Татарстанда сайлауларда республика халкы Татарстан Рәисен билгеләячәк. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.
Лениногорск районы территориясендә 56 сайлау участогы оештырылган, 24е – шәһәрдә, 32се – районда. Моннан тыш, ике вакытлыча сайлау участогы бар: шәһәрдә – үзәк район хастаханәсендә, районда – “Бәкер” шифаханәсендә.
Сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк
Лениногорск районында барлык сайлаучыларның саны – 58 798
Шәһәрдә – 44 493
Авыл җирлекләрендә – 14 305
фотолар: ЛЕНИНОГОРСК МЭРИЯСЕ МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев