Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында 68 кеше йорт хайваннарыннан зыян күргән

Хуҗасыз хайваннар да зыян салган.

Шушы елның 9 ае эчендә Лениногорск шәһәре һәм районында котыру чире теркәлүен теркәлмәгән, әмма 68 кеше йорт хайваннарыннан зыян күреп, мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта редакциягә “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Лениногорск районы, тулаем Татарстан Республикасы кебек үк, котыру авыруының табигый урыны булып тора.

“Безнең төбәк табигатендә котыру вирусының төп чыганагы булып кыргый хайваннар – төлкеләр тора. Ерткычларның торак пунктларга, терлекчелек фермаларына, шәхси хуҗалыкларга үтеп керүе зур зыян сала, чир йоктыра. Шулай ук кайберәүләр ау вакытында, урманга барганда кыргый хайваннар белән турыдан-туры элемтәгә керүе мөмкин. Чирне йоктыру куркынычы күчмә эшләрдә дә булырга мөмкин. Авыру таралуда йортсыз хайваннар аеруча куркыныч тудыра”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева. 

Табиб китергән саннарга күз салыйк. Шушы елның 9 ае эчендә хайваннардан төрлечә зыян күреп (әйтик, тешләү, тырнау, төкерекләнү), 125 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Шуның 68е – йорт хайваннарыннан зыян күргән: 38е – эттән, 30ы – песидән.

Шулай ук хуҗасыз хайваннардан да 48 кеше зыян күргән (33 кеше – эттән, 15 кеше – песидән). Тугыз кеше кыргый хайваннар белән элемтәгә кергән: соры күсе, маймыл, йомран, әрлән, керпе, ак күседән берәр кеше, ә соры тычканнан 3 кеше зыян күргән. “зыян күрүчеләрнең барысы да, ягъни 125 кеше дә тиешле прививкаларны алды. Тугыз ай эчендә лаборатор рәвештә котыру чире расланмады”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева. 

“Регламентланган ветеринария-санитария кагыйдәләре нигезендә котыру авыруына каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулларының берсе булып авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын котыруга каршы профилактик иммунизацияләү, төлкеләр, бүреләр, күзәтүчесез хайваннар (этләр, мәчеләр) санын контрольдә тоту тора”, - ди Рамилә Харрасовна.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев