Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә

22нче апрельдән Татарстанда, шул исәптән Лениногорск районында да янгынга каршы махсус режим кертелә.

Бу хакта Лениногорск районының янгынга каршы профилактика һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Дамир Вильданов хәбәр итә.

“Янгынга каршы махсус режим турындагы карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. 2024 елның 22 нче апреленнән 12 нче маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырырга, диелә документта”, - ди Дамир Вильданов.

Әлбәттә, янгыннарга –  хәвеф-хәтәргә юл куймау барыбызның да гражданлык бурычы.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда  район территориясендә учаклар ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыелачак. Шулай ук мангалларда һәм янмый торган башка савытларда, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьларында ризык кыздырырга ярамый. Җәмәгать туклануы объектлары гына искәрмә булып тора.

“Янгынга каршы режим вакытында кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә административ штраф салыначак. Гражданнарга – 10 меңнән 20 мең сумга, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр булачак”, - дип хәбәр итә Дамир Вильданов.

 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев