Татарстанның Лениногорск районында Ялтау авылына юлга капиталь ремонт ясалды. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңартылган участок озынлыгы 2 км тәшкил иткән. Подрядчы оешма ком-төелмә катнашмасыннан җәелмә катлам һәм вак таш-ком катнашмасыннан нигез салганнар.
Юл полотносыннан тыш, белгечләр юл читләрен ныгытты, кисешүләр һәм тоташу урыннарын җиһазлады, тротуар һәм тимер-бетон торба төзеде. Шулай ук һава үткәргеч газүткәргечне һәм элемтә кабелен яңадан урнаштырдылар.
Эшләр "Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проекты буенча башкарылды. Яңартылган участок авылның транспортка үтемлелеген арттырачак һәм җирле халыкның яшәү сыйфатын яхшыртачак.
Фото: mindortrans.tatarstan.ru
Нет комментариев