Лениногорск районында кыргый хайваннарны исәпкә алу бара
Әлеге гамәлнең максаты – республиканың һәр районында кыргый хайваннар исәбен ачыклау.
Кыргый хайваннар исәбен алу эшен Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре шөгыльләнә. Хайваннар исәбен алу эше 15 гыйнварда башланган, 15 мартта тәмамлана.
Биоресурслар комитеты белгечләре маршрутны билгеләп, аны махсус навигаторга кертәләр.
Лениногорск районының аучылык белгече Игорь Демин әйтүенчә, һәр территориянең үзенең маршруты бар. “Алар урман, кыр һәм катнаш маршрутлар була. Лениногорск районында 27 маршрут. Иң озын маршрут – 15 километрга кадәр”, - ди Игорь Демин.
Хайваннарны эзләре буенча саныйлар, моны кар яуганнан соң эшләү уңайлы. Әгәр кар булмаса, эш өстәлә: аучылар башта маршруттагы иске эзләрне бетерәләр һәм билгеле бер вакыттан соң яңа эзләрне санау өчен тагын бер тапкыр шушы маршруттан үтәләр.
Исәпләүләрдән соң хайваннар төре буенча аучылык сезонын ачу мөмкинлеге билгеләнәчәк. Әгәр аларның саны җитәрлек булмавы ачыкланса, ау тыелачак.
Фотолар: Лениногорск районында урнаштырылган “фотокапкыннан”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев