Лениногорск районыннан ерак түгел булган авариядә  өч кешенең гомере өзелгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районыннан ерак түгел булган авариядә өч кешенең гомере өзелгән

Бүген, 19 апрельдә иртән 04.30 сәгатьтә авария була.

Бөгелмә районында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итәләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Карабаш бистәсе янында ике «Лада» машинасы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике йөртүче һәм Грант пассажиры алган җәрәхәтләрдән авария урынында ук һәлак булган.

Калина пассажиры төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә озатылган.

Хәзер урында ДАИ хезмәткәрләре эшли.

 

фото: ЮХИДИ Лениногорск телеграм-каналыннан


Нет комментариев