Лениногорск районының япон сугышында катнашучы ветераны 100 яшен билгеләп үтә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районының япон сугышында катнашучы ветераны 100 яшен билгеләп үтә

Бер гасырлык гомер юлы.

Бүген – 15 ноябрьдә районыбызның Керкәле авылының Бөек ВАтан сугышы ветераны  Исмәгыйль Сафуанов бер гасырлык гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

 Ул Керкәле авылында туып, авыл мәктәбендә алты классны тәмамлаган. Аннары бик яшьли колхозда эшләгән: чәчүдә һәм урып-җыюда эшләгән, печән чапкан. 

1943 елның 15 ноябрендә, 17 яшендә, Кызыл Армия сафларына чакырылган. Сержант булып, 246 нчы укчы полкның бүлек командиры булып хезмәт иткән. 1945 елның 9 августыннан 3 сентябренә кадәр Япониягә каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан — аерым алганда, Муданьцзян һәм Харбин шәһәрләрен алуда. 1950 елның 15 ноябрендә сержант, Ерак Көнчыгыш фронтының пулемет взводы бүлеге командиры званиесендә демобилизацияләнгән.

Туган авылына кайткач, амбарда, аннары битум заводында, соңрак “Керкәле карьеры”нда  1986 елга кадәр эшләгән. Пенсиягә чыккач, мелиорациядә үлчәүче, склад мөдире һәм "Ярыш" колхозында ревизия комиссиясе рәисе булган. 1986 елдан 1996 елга кадәр сугыш һәм хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмасын җитәкләгән.

1951 елның 25 декабрендә  Исмәгыйль  Сафуан улы белән Газимә Якуповна тормыш корып җибәрәләр. Хатыны белән 70 ел бергә гомер итәләр. Өч ул һәм бер кыз үстерәләр.  Исмәгыйль бабай балаларның терәген, хөрмәтен күреп гомер итә.

Ветеран оныкларга бик бай: җиде оныгы, җиде оныкчыгы һәм оныкчыкның баласы (праправнучка) бар.

  • Ветеран "Японияне җиңгән өчен", "Совет Армиясе һәм Флотына 30 ел", "1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы", "1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы", "СССР Кораллы Көчләренә 50 ел" һәм "СССР Кораллы Көчләренә 60 ел" медальләре белән бүләкләнгән.

Ветеран Исмәгыйль Сафуан улы  белгән догаларын укып, һәркемгә – тыныч тормыш, балаларына, оныкларына исәнлек тели. Без дә аңа якыннарының игътибарын тоеп, исәнлек белән яшәвен телибез.
 

фото: мэриянең матбугат хезмәте


Нет комментариев