Лениногорск районының олы яшьтәгеләре диспансеризацияне өйдә үтә ала
Сәламәтлекне тикшертеп торырга мөмкинлекләр күп, шуларның берсе – диспансеризация. Ә олы кешеләргә аны өйгә килеп тә үткәрәләр.
3 меңгә якын лениногорскилы диспансеризацияне өйдә узган. “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты ярдәмендә Лениногорск районында өлкәннәр, шулай ук аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен өйдә медицина ярдәме күрсәтелә, моннан тыш өлкәннәргә диспансеризация үткәрелә.
Өйдә диспансерлаштыру участок терапевты яки фельдшер һәм шәфкать туташы составында мобиль медицина бригадалары тарафыннан оештырылган, алар аз хәрәкәтләнүче пациентлар янына участокларга чыгалар.
- Мобиль бригадалар авылларда һәм шәһәрдә өйдә диспансеризация үткәрәләр. Бүгенге көндә 3 меңгә якын кеше бу хезмәттән файдаланган, шуларның 250се авыл кешеләре. Мондый төр медицина ярдәме күрсәтү өчен медицина полисы һәм паспорт кирәк. Пациентның яшенә карап, берничә тикшерү каралган. Табиб комплекслы медикаментоз терапия билгеләргә, туклану, физик йөкләнеш һәм ял режимы буенча киңәшләр бирергә мөмкин, - дип аңлата поликлиника ярдәме буенча баш табиб урынбасары Розалия Зарипова.
Өйдә медицина ярдәме күрсәтү расланган стандартлар һәм диспансеризация тәртибе нигезендә башкарыла. Моңа анализлар үткәрү өчен кан алу, электрокардиограммага төшерү, визуаль карау, анамнестик мәгълүматлар җыю һәм башка тикшеренүләр.
Кирәк булганда, тирәнтен тикшерү һәм диагнозны ачыклау өчен пациент стационар дәвалануга юнәлдерелергә мөмкин. Шулай ук табиб пациентка өйдә тар белгечләр (узкий специалист) белән консультацияне дә оештыра ала.
- Кая мөрәҗәгать итәргә ? Диспансеризацияне өйдә узу буенча тулырак белешү өчен телефоннар тәкъдим итәбез.
- Лениногорск үзәк район хастаханәсе поликлиникасы: 8-85595- 5-02-11
- Медсанчасть поликлиникасы: 8-85595- 5-24-53
- Шөгер участок хастаханәсе: 8-85595- 34-295
- Иске Куак табиблык амбулаториясе: 8-85595- 32-109
фото: https://vk.com/crb_leninogorsk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев