Лениногорск Социаль фонды: 1 сентябрьдән студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе
Студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрде
Шушы елның 1 сентябреннән көндезге уку формасында укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрде, хәзер аны Россия Социаль фонды билгеләячәк.
Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк. Пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен чорында түләнәчәк, кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә.
Түләүне рәсмиләштерү өчен медицина учреждениесеннән йөклелек турында белешмә һәм уку йортыннан көндезге бүлектә уку турында һәм йөклелек, бала табу буенча отпуск сроклары күрсәтелгән белешмә кирәк була.
Пособие билгеләү өчен гариза йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң ярты ел дәвамында рәсмиләштерелә. 1 сентябрьдән аны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең клиент хезмәтендә, дәүләт хезмәтләре аша яисә күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.
Йөклелек һәм бала табу буенча ял вакыты:
140 көн (70+70) – стандарт срок
156 көн (70+86) – бала табу катлаулы булганда
194 көн (84+110) – игезәк балалар йөклелеге булганда.
- Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә аласыз, төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кә кадәр, шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев