Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды пенсия алды яшендәгеләргә каралган ярдәм чаралары турында искә төшерә

Пенсия алдының да уңайлыклары бар

Пенсиягә кадәр биш ел алдан  федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чараларын ала алып була, дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды. 

Пенсия алды  яшенә җиткән гражданнар өчен федераль ярдәм чаралары бөтен ил буенча гамәлдә һәм түбәндәге ташламаларны үз эченә ала:

- бер күчемсез мөлкәт объектына җир һәм мөлкәт салымын түләүдән азат итү;
- диспансеризация узу өчен елына 2 түләүле көн;
- эштән азат ителүдән һәм  яшькә бәйле рәвештә эшкә алмаганда яклау;
- мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә эшсезлек буенча арттырылган пособие;
-  түләүсез һөнәри белем алу мөмкинлеге.

Татарстанда исә  өстәмә рәвештә төбәк ташламалары да гамәлдә. Болар: ташлама белән (льготный) юлда йөрү һәм  торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар.

Алда язылган ташламаларны алу өчен үзеңнең пенсия алды статусын расларга кирәк: моны «Госуслуги» порталы аша яисә Татарстан буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтендә эшләргә мөмкин. 

 

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев