Лениногорск Социаль фонды: «Төньяк стаж» белән алданрак пенсиягә чыгып була
Мәгълүмат кирәкле.
“Төньяк стаж” пенсиягә гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән 5 елга иртәрәк чыгарга мөмкинлек бирә.
Картлык буенча иминият пенсиясе тиешле эш стажы булганда вакытыннан алда билгеләнә, әгәр дә ерак Төньяк районнарында 15 ел эшләсә, шулай ук ерак Төньяк районнарына тиңләштерелгән урыннарда 20 еллап эшләсә, ул кеше картлык буенча иминият пенсиясе алачак.
“Шулай ук тиешле коэффициент та таләп ителә. Ир-атлар өчен 25 ел иминият стажы, хатын-кызлар өчен 20 ел иминият стажы һәм кимендә 30 пенсия коэффициенты таләп ителә”, - ди Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев