Лениногорск Социаль фондының Клиент хезмәте 24 меңнән артык пенсионерга, 6 мең социаль түләүләр алучыларга хезмәт күрсәтә
Бүгенге көндә Социаль фонд дәүләт ярдәменең иң эре институты булып санала.
Лениногорск районында Клиент хезмәте 24 мең ярым пенсионерга, 6 мең социаль түләүләр алучыларга һәм 79 мең иминиятләштерелгән затларга хезмәт күрсәтә.
Әлеге саннарны Лениногорск Социаль фондының 2024 ел йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар буенча узган киңәшмәсендә Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итте.
“Безнең фонд – уртак максатлар һәм бурычлар белән берләштерелгән зур коллектив. Без намуслы, эзлекле һәм кызыксынучан булырга тиеш, даими рәвештә белем алу мөһим. Көн саен кешеләр белән очрашып, безнең һәрбер хезмәткәр эшне оештыруда, технологияләрне белүдә, компетентлылыкта һәм стресска чыдамлылыкта тикшерү уза. Бүген безнең штатта 21 белгеч”, - ди Айгөл Исламова.
2024 елда Клиент хезмәтенә 15 мең кеше мөрәҗәгать иткән, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша – 12 меңнән артык, 180 шалтырату кабул иткәннәр. Социаль фондның дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең максималь күрсәткеченә ирешкәннәр.
“Махсус хәрби операция башланганнан бирле, социаль фонд вәкаләтләренә анда катнашучыларны, шулай ук аларның гаилә әгъзалары да күчте. Клиент хезмәте СВО катнашучыларын һәм аларның гаилә әгъзаларын беренче чиратта кабул итә, проблемалы мәсьәләләрне шәхси хәл итә. Быелдан СВОдан демобилизацияләнгәннәр медицина реабилитациясе һәм шифаханә-курорт дәвалануын СФР реабилитацияләү үзәкләрендә узарга мөмкин”, - ди Айгөл Әхмәтисламовна.
2024 елда Лениногорскида уртача пенсия күләме 24 068 сум булган. 1045 пенсия билгеләнгән, 838 кеше үлгән, башка субъектлардан 19 кеше килгән.
Социаль пенсияләр узган ел 7,5 процентка индексацияләнгән, быел 1 апрельдән аның 14,75 процентка артуы күзәтелә. “Август аенда эшләүче пенсионерларның иминият взнослары буенча пенсияләрен яңадан исәпләү көтелә. Бу гаризасыз гына башкарылачак, аның күләме өч пенсия коэффициенты, ягъни 399 сумнан артык булмаган күләмдә булачак”, - диде Клиент хезмәте җитәкчесе.
Социаль фонд балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча зур игътибар бирә. Узган елның сентябреннән Фонд ата-аналарга ярдәмнең яңа төрен амәлгә ашыра башлады: ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләү. Фонд шулай ук гаиләгә бала туганчы ук ана йөкле вакытта билгеле бер түләүләр билгели.
- Лениногорск районында дәүләт социаль ярдәмен алучы инвалидлар саны (федераль регистр мәгълүматы буенча): I төркем инвалидлар саны – 830, II төркем инвалидлар – 1900, III төркем инвалидлар – 2072, инвалид-балалар – 344. Ана капиталы 9,5 процентка индексацияләнеп, 1 февральгә аның күләме 912 162, 09 сум булды.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев