Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск спортчы-пенсионерлары призлы урыннар яулады

Сынатмадылар

Лениногорскиның өлкән буын вәкилләреннән торган спорт командасы Сарман районында узган бәйгедә призлы урын алып кайтты.

Өстәл теннисы буенча традицион бәйге Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә ел саен үткәрелә.

Ярышларга республиканың Алабуга, Бөгелмә, Баулы, Чирмешән, Ютазы, Сарман, Әлмәт һәм башка районнарыннан ветераннар командалары җыелган иде.

Киеренке көрәштә безнең спортчылар – Евгений Лямов һәм Лариса Вотякова бронза медаль яуладылар. Команда зачетында район җыелма командасы 2 нче урынны алды.

 

Фото: РФ Пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев