Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск суды ир-атны наркотик матдәләр саклауда гаепле дип тапты

Лениногорск суды 36 яшьлек җирле кешене наркотик матдәләр саклауда гаепле дип тапты.

Алдан килешү буенча берничә кеше бер төркемгә берләшеп,законсыз рәвештә кулларына төшергән наркотик матдәләрне азрак күләмдә ваклап интернет аша сатарга ниятләгәннәр.

Суд каршына басучы да әлеге җинаятьчел төркемдә булган. Әмма аңа планын тормышка ашырырга бирмәгәннәр.  Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәш бүлеге хезмәткәрләре вакытында юлына киртә салган.

Җирле кешедән тартып алынган матдәгә суд-химия тикшерүе үткәрелгән һәм аның каннабис (марихуана) икәне ачыкланган. Хокук бозучыдан киптерелгән һәм сату өчен әзерләнгән 386, 17 грамм наркотик матдә тартып алынган. Шуның өстенә тикшерү вакытында  тагын 23,6 грамм киндер дә табылган.

Лениногорск суды хокук бозучыны Россия Федерациясе Җинаять Кодексы 228 нче маддәсе нигезендә – наркотик маддәләрне законсыз саклауда гаепле дип тапты.  Үзенә билгеләнгән җәза буенча ул вакытлыча тоту изоляторында 9 нчы декабрьгә кадәр калачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев