Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары туган телләр һәм әдәбият буенча олимпиадада катнаша ала

Татарстан мәктәпләрендә укучыларны Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашырга чакыралар.

2025/26 уку елында «Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының федераль олимпиадасы» проекты Мәктәп укучыларының төньяк-көнчыгыш олимпиадасы кысаларында бишенче тапкыр уздырыла.

Инициатива Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты яклавы астында Россия Фән һәм югары белем, Мәгариф министрлыклары ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ярышлар 57 профильне үз эченә ала, Россиянең 72 төбәген һәм БДБ илләрен колачлый. Аны оештыруда 37 алдынгы университет һәм профильле оешма катнаша.

Олимпиада ике этапта уза. Сайлап алу этабы 2025 елның 11 ноябреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр платформада дистанцион рәвештә үткәрелә. Гаризалар 10 гыйнварга кадәр кабул ителә. Йомгаклау этабы 2026 елның февраль-март айларында оештыручы югары уку йортларының база мәйданчыкларында узачак.

Олимпиадада VIII-XI сыйныф укучылары катнаша ала. Профильле предмет буенча Бердәм дәүләт имтиханында кимендә 75 балл җыйган олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары КФУга кергәндә аерым шартларга дәгъва итә алачак.

Алар арасында 2026/27 уку елында керү имтиханнарыннан башка 44.03.01 «Педагогик белем» һәм 44.03.05 «Педагогик белем (ике әзерлек профиле белән)» программаларына кабул итүне атап үтәргә мөмкин.

Нигезләмә белән олимпиада сайтында тулырак танышырга була.

«Татар теле» профиле буенча оештыру комитеты контактлары: тел. (843) 233-72-12, e-mail: cdo@kpfu.ru.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев