Лениногорск укучылары үзләренең эзләнү эшләрен слетта тәкъдим иттеләр
В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе укучылары һәм Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Татнефть»нең «Мәктәп биолабораторияләре» программасында катнашучыларның III слетында булдылар.
Алар уку елында проектта башкарган эш йомгакларын күрсәттеләр.
Шөгер мәктәбе укучылары берничә ай дәвамында карлыган белән тәҗрибә үткәреп караганнар. Һәм мондый нәтиҗәгә килгәннәр: сарымсак, зелпе, суган, календула һәм бархатцы белән карлыган куагы яхшы “күршеләр” була ала, ә менә крыжовник, сырганак, кура җиләге һәм бөрлегән белән бер тирәдә үсү бик яхшы йогынты ясамый.
Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең дә горурланырлык тикшерү эшләре бар. Слетка алар джинура (күпьеллык, сирәк очрый торган үлән) яфракларын алып килгәннәр, джинураны икенче төрле «озын гомерлелек шпинаты» дип атыйлар. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр үсемлекләрне клонлаштырып, кандагы шикәр күләмен киметә торган һәм метаболизмны яхшырта торган файдалы чәйләр дә ясыйлар.
Шулай ук форумда балалар төрле мастер-классларда булдылар. Аларны ораторлык осталыгына өйрәттеләр, публика алдында уңышлы чыгыш ясау серләрен ачтылар, видеороликлар, презентацияләр ясау белән уртаклаштылар. Чара аеруча актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Кристина Иванова
Наил Галиуллин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев