Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укытучылары һөнәри осталыкта көч сынашты, җиңүчеләр кемнәр?

Лениногорскида “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле булды.

Ул ике номинациядә үтте, “Ел укытучысы” номинациясендә –  12 укытучы, “Педагогик дебют” номинациясендә 4 педагог катнашты.

Конкурсантларны үзендә – Россия Герое Д. Исламов исемендәге 6нчы мәктәп кабул итте. Ике көн дәвамында укытучылар үзләренең һөнәри осталыгын укучылар белән дәресләрдә күрсәттеләр, мастер-класста тәҗрибәләр уртаклаштылар. Жюри һәр ачык дәресләрне игътибарлап карап барды. Көч сынашулардан соң урыннар билгеле булды.

“Ел укытучысы” номинациясендә беренче урынны 7нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Екатерина Мишечкина алды.

Икенче урында – 6нчы мәктәпнең физика укытучысы Наталья Рахманина, өченче урында – 13нче мәктәптән рәсем укытучысы Алиса Сергеева.

Лауреат исемнәренә:  5нче мәктәптән  Оксана Чернова, 11нче гимназиядән Ирина Мифтахова лаек булды.

“Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче – 12нче лицейның башлангыч сыйныф укытучысы Дарья Фазлиева. Икенче урында – Шөгернең Чкалов мәктәбеннән химия укытучысы Алина Вәлиева.

Өченче урынны Тимәш мәктәбеннән рус теле укытучысы Азиза Казими алды.

Шәһәрнең 2нче, 1нче, 14нче, 10нчы мәктәпләреннән педагоглар: Татьяна Манакова, Луиза Федотова, Ольга Королева, Олеся Каргина үз номинацияләрендә җиңүче булды.

 

фотолар: Мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев