Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск үзәк хастаханәсендә вакытлыча сайлау участогы эшли

Бүген –Бердәм тавыш бирү көнендә хастаханәдә булучылар да үз тавышларын бирде.

Лениногорск  хастаханәсендә вакытлыча  1810нчы сайлау участогы урнашкан, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Бүген хастаханәдәге пациентлар, шулай ук көнне эш урыннарында үткәрүче медицина хезмәткәрләре мондагы вакытлыча сайлау участогында тавыш бирә алды.

Кайбер пациентлар участокка үзләре килде, ә кайберләре янына участок комиссиясе әгъзалары палатага махсус әрҗә белән килде. 

Хастаханә стационарларында 250гә якын пациент бар, һәркемгә тавыш бирү мөмкинлеге каралды.


фото: https://vk.com/crb_leninogorsk?from=groups

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев