Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветеринария берләшмәсе корбанга дигән малның ветеринария ягыннан имин булырга тиешлеген искәртә

Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә ветеринарлар халыкны корбанлыкка дигән сарыкларның ветеринария һәм санитария ягыннан имин, куркынычсыз булырга тиешлеген искәртә.

Корбан бәйрәме 16 июньдә булачак.

Кайбер очракларда кешеләр корбанга дигән сарыкны чит өлкәләрдән дә сатып алып кайта. Әмма бу башка малларга, шулай ук кешеләрнең үзләренә дә куркыныч тудырырга мөмкин. Соңгы елларда бигрәк тә малларда төрле йогышлы авырулар ачыкланып кына тора.

“Сарыклардан тыш, авырулар башка малларга – атларга, мөгезле эре терлеккә һәм, әлбәттә, кешенең үзенә дә йога, - дип искәртә Лениногорск районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов. - Чит төбәкләрдән корбанлыкка тикшерелмәгән мал алып кайтырга түгел. Үзебезнең җирлектә дә җитәрлек маллар бар. Терлекне бары тик ветеринария берләшмәсе нигезендә генә кайтарырга рөхсәт ителә. Бу таләпләр күпләп мал сатучыларга да кагыла. Сатып алучылардан да игътибарлылык сорала. Тәкъдим ителгән терлекнең ветеринар белешмәсе булмаса, аны алмау хәерлерәк”, - дип кисәтә Рашат Хәмитович.

Ул санитар нормаларны үтәү тиешлеге хакында да әйтте.  Корбанга дигән маллар барлык карантин чараларын үткәч кенә сатуга чыгарылырга тиеш. Читтән кергән һәр сарык ветеринар табиб контроленнән узарга кирәк. Лаборатор тикшерүләр үткәрелеп, авыру билгеләре табылмаган очракта гына, малларны сатарга рөхсәт бирелә, дип аңлаттылар ветеринария берләшмәсендә.

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев