Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ветеринария хезмәте корбанга алына торган мал белән сак булырга киңәш итә

Малларда төрле авырулар бар.

Корбан бәйрәме  алдыннан ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре лениногорскилыларның сәламәтлеген саклауга аерым игътибар биреп, саклык чаралары күрсәтә. 

“Без шулай Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүчеләрне төрле төбәкләрдә малларда булган йогышлы авыру кертүдән саклыйбыз”, - ди Лениногорск ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов.

Мөселман дөньясы 6 июньдә Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Корбан бәйрәме вакытында мөэмин-мөселманнар корбан итеп сарык яки башка мөгезле эре терлекне китерәләр. Баш ветеринар Рашат Әхмәтов корбанга дигән малны үзебезнең Татарстанда, шулай ук Лениногорск районында сатып алырга киңәш итте.

“Безнең район, шулай ук Татарстандагы хуҗалыклардан алу ышанычлырак. Сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүчеләргә дә бераз  ярдәм булыр», - ди ул.

Күптән түгел Лениногорск баш ветеринария табибы Рашат Әхмәтов Корбан бәйрәме алдыннан дини вәкилләр белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Очрашуда корбан чалу йоласын үткәргәндә ветеринария-санитария нормаларын үтәү турында фикер алыштылар.

Әгәр корбанга дигән мал кайдандыр кертелә икән, аерым таләпләре бар.

-    Мал кертелә торган регион терлек авырулары буенча имин регион булырга тиеш
-    Малны алып кайту алдыннан  Баш ветеринария идарәсе белән килештеререргә кирәк. Ветеринария берләшмәсе тарафыннан исә өстәмә рәвештә, малны алып кайта торган хуҗалыкта үткәрелгән вакцинацияләр турында мәгълүмат сорала.
-    Малны алып кайту маршруты Россельхознадзорның территориаль идарәсе тарафыннан килештерелергә тиеш
-    Малның һәр партиясенә ветеринар-озату документлары булу кирәк
-    Малны алып кайткач, хуҗа кеше район ветеринария берләшмәсенә бу хакта белгертергә тиеш.


“Сарыкларга карантин чаралары уздыру мәҗбүри. Шулай ук хайванның биркалы булуы мөһим”, - ди Рашат Әхмәтов.  
Корбан чалу урыннары буенча да үтәлергә тиешле таләпләр бар. Лениногорскида корбан чалу урыны Набережная урамы, 1Б адресы буенча урнашкан. 

Корбан чалу мәйданчыгында –  каты өслекләр, элеп кую урыны булырга тиеш, эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән, биологик һәм органик калдыклар өчен контейнерлар куелырга тиеш. Калдыкларны сыйфатлы утильләштерүне тәэмин итү – төп шарт.

“Корбанга исән, авыру булмаган мал гына чалына. Мал чалынган урын соңыннан дезинфекцияләнә. Бу эшне ветеринария хезмәте башкара. Моның өчен бездә тиешле дезинфекция чаралары бар”, - ди Рашат Хәмитович.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев