Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хастаханә һәм поликлиникаларына бары медицина битлеге белән генә

Лениногорскиның медицина учреждениеләренә, поликлиникаларга медицина битлегеннән башка кереп булмый. 16 декабрьдән кайбер чикләүләр кертелде.


“Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар арту сәбәпле, кайбер чикләүләр кертелде. Хәзер табиблар һәм пациентлар хастаханә һәм поликлиникаларда битлек киеп йөрергә тиеш. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинаның шул хактагы карары 14 декабрьдә дөнья күрде”, - ди Лениногорскиның табиб-эпидемиологы Фәния Миннебаева.

 “Карар нигезендә, сырхауларның хәлен белешергә килүчеләрне Лениногорск хастаханәләренә кертмәячәкләр (авыр хәлдәге якыннарын караучылардан тыш)”, - дип аңлата Фәния Миннебаева.

Балалар яки олылар тәүлек әйләнәсе яши торган социаль учреждениеләрдә дә битлек кию мәҗбүри. Моңа интернат, балалар йорты, приютлар керә. Халыкка социаль хезмәт күрсәтүчеләр маскадан булырга тиеш.  

Белем бирү учреждениеләренә килгәндә, ОРВИ яки грипп белән авырып,  класстагы 20 процент яисә аннан да күбрәк  баланың килмәве күзәтелә икән, ул чакта укыту туктатыла. Әлегә Лениногорск мәктәпләрендә бу чара кулланылмаган. Менә тиздән каникуллар башлана, бәлки мәктәпләрдә бар да яхшы булыр, дип ышаныйк.  

Әлеге чикләү чаралары ОРВИ һәм гриппның шәһәр һәм  район халкы арасында таралуын киметү өчен кертелә.

Район үзәк хастаханәсенең эпидемиология хезмәте мәгълүматлары буенча, 21 декабрьгә Лениногорскида грипп рәсми рәвештә теркәлмәгән. Ләкин ОРВИ белән авыручылар арта, аеруча балалар арасында. Кечкенәләр арасында ОРВИ авыруы эпидемия бусагасыннан югарырак. Ковид та беркая да китмәде, аның белән дә авырыйлар, ди табиблар, шул исәптән  йөкле хатыннар арасында да коронавирус очраклары күзәтелә.

Республикада гадәти ОРВИга караганда күпкә авыррак булган Н1N1 дуңгыз гриппы белән авыручылар саны арта, грипп  организмга зыян, өзлегүгә  - грипп пневмониясенә китерергә мөмкин.

Табиблар кеше күп җыелган урыннарда бик йөремәскә, каядыр барырга туры килгәндә, медицина маскасын онытмаска, ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X