Лениногорск җылылык челтәрләре предприятиесендә техник күзәтү уздырылды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск җылылык челтәрләре предприятиесендә техник күзәтү уздырылды

Шушы көннәрдә шәһәрдәге җылылык челтәрләре предприятиесендә шулай ук техник күзәтү уздырылды,

Бу хакта Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Галимов хәбәр итә.

 “Елның көзге һәм кышкы вакыты җитү коммуналь һәм юл хуҗалыгы хезмәтләреннән җылылык комплексына, су белән тәэмин итүгә, юл-коммуналь челтәренә хезмәт күрсәткәндә көтелмәгән хәлләргә яхшы әзерлек таләп итә. Әлеге мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, Лениногорск районы Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәте алдан расланган график нигезендә коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә һәм юл-урам челтәренә хезмәт күрсәтүгә җәлеп ителгән оешмаларда үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрде”, - ди Гостехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекторы.

Лениногорск җылылык челтәрләрендә техник тикшерү барышында машиналарның ОСАГО полисларын теркәү турындагы таныклыклар, тракторчы-машинист таныклыклары булуытикшерелгән һәм үзйөрешле машиналарның техник торышы бәяләнгән.

Тикшерү нәтиҗәсе техникаларның тиешле дәрәҗәдә әзерлеген күрсәткән.

 

фото: И.Галимовтан

 


Нет комментариев