Лениногорскида балалы гаиләләр икенчел торак базарында ташламалы программа буенча фатир сатып алу мөмкинлегенә ия
Гаилә ипотекасы
Лениногорск 2026 елда гаилә ипотекасы буенча киңәйтелгән программа кагыла торган шәһәрләр исемлегенә керде.
Димәк, 6 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр фатирны икенчел торак базарында 6 процент ставкасы буенча — 20 елдан да артык булмаган йортларда сатып ала алачак. Безнең шәһәрдә андый йортлар саны – 39.
“Бу, чыннан да, яңа торак төзелеше буенча актив эшләгәндә, гаиләләр өчен ташламалы ставкалы торак сатып алу өчен яхшы мөмкинлек", — дип билгеләп үтте Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев