Лениногорскида баланың 5нче катттан егылып төшү нечкәлекләре билгеле булды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида баланың 5нче катттан егылып төшү нечкәлекләре билгеле булды

Кичә – 9 июльдә көндезге 14 сәгать 17 минутта

Лениногорск балалар хастаханәсенә уң янбаш сөяге сынган, сул бот ярасы, корсак өлеше имгәнгән 4 яшь ярымлык кыз баланы китерәләр. 

Ул 6 минут элек  Лермонтов урамындагы йортларның берсенннән 5нче каттан егылып төшкән була. 

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, кыз бала әбисе белән булган. Әбисе аны көндез йоклаткан һәм бүлмәдән кухняга ашарга пешерергә  чыгып киткән. Аның әйтүенчә, бүлмә тәрәзәсе ябык булган. 


Бераз вакыттан соң бүлмәгә кереп караса, караватта оныгы юк, тәрәзә бөтенләй ачык, москит челтәре юк. Тәрәзәдән урам якка караса, оныгы җирдә ята торган булган.

Кыз бала хәзер Казанда дәвалануда. 

Кызчыкның исән-сау терелеп чыгуны телибез.

Зинһар, балаларны саклыйк. Әти-әниләргә бик игътибарлы булырга киңәш ителә. 

Москит сеткаларына ышанмагыз. Алар егылып төшүдән саклап калу өчен хезмәт итми. 

 

фото: Лениногорск-информ

 

 

 

 


Нет комментариев