Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «ГТО безнең гаиләдә» муниципаль конкурсы узды (+фотолар)

Лениногорскида Гаилә елына багышланган «ГТО минем гаиләдә» муниципаль конкурсы узды.

Конкурска 2нче, 4нче, 5нче, 6нчы, 14нче, Зеленая Роща авылы мәктәье һәм башка мәктәпләрдән 30дан артык гаилә фотолары кабул ителгән иде.

Конкурс эшләре якты, тематик мәгънәле, ГТО темасына якын килүе белән аерылып  торды. Һәр фотода төп идея: ГТО нормативлары үтәү һәм гаиләдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Муниципаль конкурс нәтижәләре буенча беренче урынны 14нче мәктәптән Марсель Шәрәфиев, 6нчы мәктәптән Рамина Шәрифуллина, 5нче мәктәптән Макар Калугин, 8 нче мәктәптән Малия Ефимова яулады. 

Шулай ук, конкурсның икенче урынына 2нче мәктәптән Марк Коновалов, Мәдинә Абдрашитова, Алисә Әюпова, Айла Булгакова, Денис Чернышов, Карина Закирова лаек булды.

Өченче урынны 6 нчы мәктәптән Тимур Сәлимов, Данияр Багауов, 12нче лицейдан Анастасия Криворотова, 4нче мәктәптән Данил Таратута, 5нче мәктәптән Валерия Куцевая алды. 

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск ГТО ВКонтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев