Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Яңа ел бизәкләре» конкурсы игълан иттеләр

Яңа елга да озак калмады.

Лениногорск муниципаль районында барлык предприятие, учреждение, оешма биналарын һәм аларга якын территорияләрне иң яхшы һәм оригиналь итеп бизәүгә кагылышлы «Яңа ел бизәкләре» конкурсы игълан ителде.

Анда предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре, мәгариф оешмалары һәм шәһәр-районда яшәүчеләр дә катнаша ала. Конкурс җиде номинациядә узачак. Һәр номинациядә өч призлы урын бирелер дип көтелә. Нәтиҗәләр шәһәрдә чыршы ачу чарасында билгеле була. 

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 3 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Гаризаны Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1нче йорт, 22нче кабинетка китерергә мөмкин яисә электрон почтага җибәрергә: yuliya.kazakova@tatar.ru

Белешмәләр өчен телефон: 5-13-80.

 

фото: Заман сулышы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев