Лениногорскида яшәүче ир-ат интернет аша керем ясарга ниятләп мошенникларга юлыккан
Угрылар белән виртуаль очрашу гына булса да, җирле кешенең чынбарлыктагы акчалары алар кесәсенә күчкән.
Лениногорск хокук саклау органнарына 54 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән, ул үзенең мошенниклар тарафыннан алдануы турында сөйләп биргән.
Җирле кешегә үзен брокерлык конторасы менеджеры дип таныштырган кеше шалтыратып, криптовалютада акча эшләү мөмкинлекләре турында сөйләгән. Ул бу эшнең хәзерге вакытта үз керемеңне арттыруның уникаль мөмкинлек бирүен аңлаткан. Валюта курсы даими түгел, аның даими сикереп-үзгәреп торуын үз файдаңа юнәлдерергә булуын әйткән.
Брокерлык конторасы менеджерының дөрестән дә чын белгеч булуына ышанып, ир-ат башта аның тәкъдиме буенча 3 мең сум акча керткән. Менеджер керткән акча никадәр күбрәк булса, шулкадәр күбрәк керем алачагын әйтеп, кызыксындыруын дәвам иткән. Аның сүзләренә ышанган зыян күрүче тагын 8 мең 300 сум күчергән.
Берничә көннән соң “брокерлык компаниясе белгече” ир-атка янә шалтыратып: "Мин сезнең исәбегездә акчаларның хәрәкәтен күрмим. Бу очракта сезгә брокерлык фирмасыннан чыгарга кирәк. Әмма моның өчен сезгә янә исәбегездә хәзерге вакытта булган сумма күләмендә акча кертергә кирәк”,- дигән.
Мондый сүзләрдән соң ир-атта шик туган тууын, әмма ул сихерләнгән кешедәй һаман телефонына баса-баса алдануын дәвам иткән. Аның исәбендәге 800 мең сум тиз арада җинаятьчеләр кесәсенә күчеп куйган.
Икенче көнне Михаил онлайн банкында үзенең исеменә 644 мең, өченче көнне тагын 940 мең, ә аннары тагын 214 мең сумлык кредит рәсмиләштерелгәнен күреп, гаҗәпкә калган. Әмма бу да аны туктата алмаган, ниндидер бер могҗизалы көчкә бирелепме, әллә инде энерция көче буенчамы, ул мошенникларга өч-дүрт көн дәвамында акча күчереп торган.
Гомуми сумма 3 миллион 600 мең сумнан артып киткән. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма эчке эшләр бүлегендә аңлатканча, мондый интернет мошенниклык белән бәйләнешле эшләрне ачу гаять дәрәҗәдә катлаулы.
Криптомошенниклык шаулап чәчәк ата башлаган заман, әмма аларны берничә билге буенча танырга була. Әгәр сезгә шалтыратып, тиз арада гарантияләнгән һәм бик зур керем тәкъдим итәләр икән, сөйләшүне дәвам итүнең мәгънәсе юк, бу – мошенниклар, уяу булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев