Лениногорскида мөселманнар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды
Берләштерүче уен.
Лениногорск мөхтәсибәте Лениногорск шәһәре администрациясе һәм «Татнефть-Забота» спорт комплексы («Татнефть») ярдәмендә өстәл теннисы буенча республика ярышларын оештырды.
Ярышлар Хиҗри ел буенча билгеләп үтелүче Мөхәммәд ﷺ пәйгамбәрнең 1500 еллыгы хөрмәтенә багышланды.
Ярышларда республиканың төрле районнарыннан 11 төркем катнашты.
🏆 Ярыш нәтиҗәләре:
1 нче урын — «Азнакай» төркеме;
2 нче урын — «Сарман» төркеме;
3 нче урын — «Алабуга» төркеме.
Шулай ук шәхси зачет буенча призерлар билгеле булды.
Әлеге ярыш мөселманнар арасындагы бәйләнешне ныгытты, сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, камил иман белән яшәүнең әһәмиятен чагылдырды.
📸 Фотолар: Лениногорск мөхтәсибәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев