Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида мошенниклар олыларны гына түгел, яшьләрне дә алдый

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә яшь кыз мөрәҗәгать иткән.

Лениногорскида мошенниклар тозагына эләгүчеләр турында гел язып торабыз. Әле күптән түгел генә олы яшьтәгеләрне алдаган булсалар, бу юлы яшь кыз аларның «кармагына» эләккән. 

Яшь кыз әтисенең инвестициядә булган акчасын, күбәю сәбәпле, әтисенең счетына күчерергә уйлый. Шул вакытта аның вацап номерына таныш булган номердан бер ир-ат шалтырата. Кызганыч, бите күренми. Имештер ул, акчаларны ничек күчерергә өйрәтә. Имеш, әтисенең счеты блокировкада. Аны алу өчен ниндидер күләмдә акча салырга кирәк.

Кыз, уйлап та тормыйча, 900 мең сумга якын кредит ала, күчерә, алдар тагын 11 меңнән артык акча сорый, яный башлый. Шуннан соң, кыз үзенең мошенниклар «тозагына» эләгүен аңлап Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең Телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев