Лениногорскида прокуратура коляскадагы инвалид өчен тротуар төзетүгә иреште
Прокуратура аңлата.
Лениногорск шәһәр прокуратурасы катнашы белән коляскадагы инвалидны караучы җирле хатын-кыз хәзер үз карамагындагы егетнең юлда исән- имин хәрәкәтен тәэмин итә алачак.
Прокуратура суд аша җирле хакимиятне кирәкле тротуар төзергә мәҗбүр итте, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Инвалидны караучы хатын күзәтчелек органына алар яшәгән күпфатирлы йорт буенда тротуарның бөтенләй булмавына шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Тикшерүдән соң прокуратура Лениногорск шәһәр судына дәгъва юллаган. Суд гаризаны карады һәм күзәтчелек органы таләпләрен канәгатьләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев