Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида сайлау көнендә яңартылган чишмәне ачтылар

“Прохладный” чишмәсе

Лениногорскиның урман паркы территориясендә  урнашкан “Прохладный” чишмәсенә яңа тормыш бүләк иттеләр.

Әлеге чишмә урман паркының җәяүлеләр йөри торган зонада урнашкан.  Чишмә суына бик күп лениногорскилылар килә. Шулай ук парк аша узып йөрүчеләр дә туктап, аның тәмле суын эчә.

50 нче елларда чишмәне «Арыслан»дип йөрткәннәр. Аның янында арыслан сыны, кечкенә фонтан һәм буа булган. 90 нчы елларда чыганак территориясен «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе хезмәткәрләре төзекләндергән, ял итү өчен уңайлы мәйданчыклы тимер баскыч урнаштырганнар.

Тора-бара халыкның яраткан чишмә территориясе тузган хәлгә килә.

Җәй буе чишмәдә ремонт эшләре башкарылды. Хәзер чишмә буеннан баскычлар һәм тимер каркаслы, уңайлы култыксалы күпер ясалган. Эскәмияләр һәм чүп савытлары  урнаштырылган. Территорияне матур  итеп эшләнгән оригиналь фонарьлар яктырта. 

Чишмә «Татнефть» гранты хисабына төзекләндерелде.

 

фото: Марат Гирфанов телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев