Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Шашин һәйкәле мәдәни мирас объектлары реестрына кертеләчәк

Композиция 1981 елда куелган.

Лениногорскида атаклы геолог Валентин Шашинга куелган һәйкәлне Татарстанның мәдәни мирас объектлары реестрына кертү планлаштырыла. Бу хакта ТР мәдәни мирасны саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу карар тарихи әһәмияткә ия монументны сакларга һәм туристларның игътибарын Безнең төбәкнең уникаль тарихына җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтелә  ведомствода.

Валентин Дмитриевич Шашин 1916 елның 3 (16) июнендә Бакуда эшче-нефтьче гаиләсендә туа. Карьерасын инженер-геолог буларак башлап,  Совет хөкүмәте министры вазифасында тәмамлый (1965-1970 елларда – СССР нефть чыгару сәнәгате министры, 1970-1977 елларда-СССР нефть сәнәгате министры). 1977 елның 23 мартында вафат була.

1947 елдан 1960 елга кадәр Шашин башта Башкортстан, аннары Татарстан АССРның нефть тармагында җитәкче урыннарда эшли. Аның бу ике республика территориясендә яңа чыганаклар ачуга керткән өлеше бик әһәмиятле. Галим һәм администратор тырышлыгы белән ТАССР совет нефть чыгаруында төп төбәкләрнең берсенә әверелде. 1956 елдан 1960 елга кадәр ул «Татнефть» берләшмәсен җитәкли. Компания хәзер аның исемен йөртә.

Композиция 1981 елда куела. Аны Казанның танылган скульпторы Виктор Рогожин архитекторлар Павел Федотов һәм Владимир Морозов белән берлектә ясаган. 

Монумент традицион  Совет стилендә эшләнгән: авторлар Шашин шәхесенең икътисад һәм фән өчен әһәмиятен күрсәтергә омтылганнар. 2002 ел башында һәйкәлне ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертәләр.

 

«Татар-информ»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев