Лениногорскида «Татарча диктант» акциясе 35 мәйданчыкта узды
Лениногорскилылар узган җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә унынчы тапкыр уздырылучы “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар.
Быел унынчы тапкыр уздырылучы “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар, быел әлеге чара оештырылган мәйданчыклар санының күп булуы белән истә калыр.
Быел Лениногорск шәһәре һәм районында акция 35 мәйданчыкта үткәрелде, 1500дән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова, быел ул конгресс тарафыннан диктант буенча җаваплы кеше итеп билгеләнде.
“Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Татарча диктант” акциясен оештырдык. Әлеге мөһим чарада китапханәчеләр, актив китап укучылар, әдәбият сөючеләр катнашты һәм белемнәрен тикшерде”, - ди Ләйсән Таһировна. Диктантны ул үзе укыган.
Диктант язу шәһәр һәм район мәктәпләрендә, шулай ук мәдәният йортларында, китапханәләрдә, моннан тыш балалар бакчаларында оештырылды. “Үзебезнең балалар бакчасында мәйданчык ясап, диктант язуны оештырдык. Балалар бакчасында татар теле өйрәтүгә игътибар бирелә”, - ди 4нче, 27нче балалар бакчасы хезмәткәрләре.
Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә узган акциядә без дә булдык. Гимназия ел саен диктант уздыру буенча төп мәйданчык булып тора, дисәң дә хата булмас. Гимназиягә шушында белем алучы балаларның әти-әниләре, шулай ук башкалар да килә.
Диктант язарга килүчеләрне өч сыйныф кабинетына бүлеп утырттылар. 11нче гимназиядә диктантны оештыручы – Лилия Касыймова иде. Ә диктантны яздыртучы укытучылар: Венера Сәмигуллина, Зәлифә Закирова, Лилия Касыймова иде.
Бирегә диктант язарга Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Римма Сафиуллина, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова килде.
Диктант язу өчен 200 еллык юбилее билгеләп үтелүче XIX гасыр мәгърифәтчесе һәм галиме Каюм Насыйриның әсәре алынды. «Кабуснәмә» хикәятләреннән 180 сүзлек текст иде.
Соңыннан исә һәрбер катнашучыга Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Лениногорскилы Гөлүсә Гыйләҗева диктант унынчы тапкыр үткәрелсә дә, бер дә язганым юк иде, беренче тапкыр яздым, ди.
«Киләсем, язасым килде диктант. Моңарчы телевизордан карый идем, быел да телевизордан татар диктант булачагы турында ишеттем. Кайда язып була икән дип сорашкач, миңа 11нче гимназиягә килергә тәкъдим иттеләр. Менә катнашу насыйп булды. Минемчә, текст авыр түгел иде. 45 ел элек мәктәпне тәмамлаган булсам да, сүзләр язылышы онытылмаган әле. Рәхмәт оештыручыларга. Телебез яшәсен, телебезне саклыйк», – ди ул.
16 ноябрьдә – якшәмбе көнне шәһәребезнең “Ихлас” мәчетендә дә “Татарча диктант” акциясе узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев