Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Татнефть»нең юбилеен тантаналы билгеләп үттеләр (+фотолар)

Лениногорскида тармак ветераннары, яшь белгечләр, шәһәр халкы һәм кунаклар «Татнефть» юбилеен билгеләп үттеләр

Бүген ил горурлана торган заманча, югары технологияле һәм социаль җаваплы компаниянең нигезе Лениногорскида салынды. 75 ел – фәнни ачышлар һәм инновацион чишелешләр елъязмасы, меңнәрчә километр борауланган скважиналар, миллионнарча тонна чыгарылган һәм эшкәртелгән нефть, дистәләгән яңа производстволар. 

Әмма иң мөһиме – монда кешеләр, аларның куллары белән тормыш энергиясе тудырылган һәм тудырыла.

Төп бәйрәм чаралары башланганчы, иң элек СССР нефть промышленносте министры Валентин Шашин һәйкәле янында беренче ачучыларның данлыклы традицияләрен дәвам итүчеләр митинг үткәрделәр һәм чәчәкләр салдылар.

Бәйрәм программасы «Юбилейный» паркында старт алды, анда Мактаулы вахталар конкурсында җиңүчеләр тантаналы рәвештә «Лениногорскнефть» байракларын күтәреп бардылар. Алдынгылар колоннасында узу хөрмәте УВР Лениногорск участогы хезмәткәре Александр Чугуновка насыйп булды. Аның бригадасы «Идарәнең иң яхшы сменасы» номинациясендә билгеләп үтелде.

Бәйрәм  кунаклары компания җитәкчелегенең мөрәҗәгатен тыңладылар һәм «Татнефть» турындагы документаль фильмны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Кадрларда кыенлыклардан курыкмаган хезмәткәрләрнең истәлекләре чагылып үтте.

«Татнефть» - тотрыклылык, профессиональлек һәм үсешкә омтылу символы. Бу еллар дәвамында без тармак лидерлары булып калабыз, үткән тәҗрибәгә таянабыз, табигать турында кайгыртабыз, яңа эш урыннары һәм яңа буыннар өчен ныклы нигез булдырабыз, төбәктә мәгариф, мәдәният һәм спортка ярдәм итәбез», — дип билгеләп үтте «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы Михаил Лыков.

«Сандугач сайрар илем», «Талантлар фестивале» фестивальләре лауреатлары, Татнефть Профсоюз һәм шәәһр коллективлары катнашында, шулай ук Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова катнашында концерт тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Казанның «Jamberry» һәм «Казан егетләре» төркемнәре музыкантлары һәм вокалистлары чыгышы да бик ямьле булды.

"Бәйрәмгә дусларым белән күңелле ял итәргә килдем. Яхшы программа, җырлар бик матур һәм иң мөһиме, барлык яшьтәгеләр өчен. “Татнефть» безнең шәһәр өчен бик күп эшләр башкара, компаниягә алга таба уңышлар телим", – диде Ангелина Шайбулатова.

 

Анастасия Петрова
Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев