Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида үткән «Гыйлем нуры» республика конкурсында кайсы район жиңде?

Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчетендә XI нче тапкыр «Гыйлем нуры» конкурсы узды.

Конкурста лениногорскилылар һәм Азнакай, Арча, Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Тукай, Буа, Мөслим, Сарман, Кукмара, Ютазы һәм башка районнардан килгән 13 команда мөслимә хатын-кызлар катнашты.

Алар өч этап буенча ярышты. Мөслимә хатын-кызларның Коръән сурәләрен ничек укулары, килеп чыгу тарихын ни дәрәжәдә белүләрен жюри әгъзалары бәяләп барды. 

Жюри әгъзалары булып Лениногорск мәчете имамы Булат Раупов, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин килгән иде. 

Сорауларның катлаулылыгына карамастан, уенчылар югары белем дәрәҗәсен күрсәтте. Инде 11ел рәттән үткәрелгән әлеге конкурсны быел тагын да үзенчәлекле итәргә уйлаганнар. Биремнәр сорау-жавап формасында гына түгел, ә видео һәм аудио форматта да булып, катнашучылар аның кайсы һәм нинди сурә икәнен дә әйтергә тиеш иде. 

Финалга Сарман, Кукмара, Лениногорск мөхтәсибәте командалары үтте. 

Лениногорск мөхтәсибәте командасы иң күп балл җыйса да, үз урынын Сарман һәм Кукмара командаларына бирергә уйлый. 

Өстәмә уеннан соң Кукмара командасы җиңү яулый.

Шулай итеп, Лениногорск командасы Кубок иясе булса, Сарман командасы белән Кукмара командасы Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылса, башка барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр, Грамоталар һәм чәчәк бәйләмнәре бирелде. 

"Гыйлем нуры" бәйгесе быел да үзенчәлекле һәм истә калырлык булды. Барысы да әзерләнеп килгән, берсе дә югалып калмады, дөрес һәм игътибар белән биремнәрне үтте. Мондый төр конкурс ел да үткәрелә. Безнең мөхтәсибәт үткәргән әлеге конкурста катнашырга теләк белдергән барча мөслимәләргә рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Аларны киләчәктә дә көтеп калабыз",- ди Ләйлә Гимранова. 

Шунысын да әйтергә кирәк, килгән кунаклар барысы да буш кул белән килмәде. Берсе чәк-чәк, берсе бавырсак, кош телләренә кадәр пешереп килде, хәтта.

Конкурс тәмамлангач, барчасын да өстәл янына чакырып, алып килгән күчтәнәчләрдән чәй эчереп озаттылар. 

Фото һәм мәгълүмат Ислам в Лениногорске Телеграм-каналыннан

Фото авторы Гүзәлия Нигъмәтжанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев