Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Хәтер бакчасы” Бөтенроссия акциясе уза (фотолар)

Лениногорск районының Зәй-Каратай урманчылыгында 18 мең 300 яшь нарат утыртылды.

Акциядә 70ләп кеше катнашты. Алар - урманчылык хезмәткәрләре, экология яшьләр хәрәкәте волонтерлары, студентлар.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә Бөек Җиңү хөрмәтенә 2022 елның 18 мартыннан бөтен ил буенча «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе уза.

Аның максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту.

Һәр агач рәхмәт билгесе һәм Хәтер символы булып торачак.

Белешмә

Лениногорск районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе дүртенче тапкыр үткәрелә.

2020 елда Зәй-Каратай һәм Шөгер участок урманчылыкларында 4,9 мең имән һәм 7,8 мең каен утыртылган.

2021 елда Лениногорск һәм Шөгер урманчылыкларында 6,5 мең яшь каен утыртылды.

2022 елда Шугуровск участок урманчылыгында урнашкан Лениногорск урман питомнигы 2,5 мең агач утыртылган.

 

 Быел Иске Куак, Лениногорск, Шөгер һәм Зәй-Каратай участокларында 47 214 агач утырт планлаштырыла.

Ягъни, Иске Куакта - 5 мең нарат; Лениногорскида – 8 330 нарат, Шөгер -  15 554 имән, Зәй – Каратайда - 18 300  - яшь нарат.

Фотолар: Фәридә Усманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X