Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Лениногорские вести» газеты Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды

Шәһәребезнең «Лениногорские вести» газеты «2024 елда Россиянең иң яхшы 10 газетасы» Бөтенроссия конкурсында катнашып «Иң яхшы визуаль модель» номинациясендә җиңү яулады.

Конкурста Россиянең барлык төбәкләреннән 120гә якын газет катнашты. Комиссия әгүзалары газетка берничә юнәлеш буенча бәя бирде: газетларның дизайны һәм эчтәлеге, проекты, веб-сайтлар һәм редакцияләрнең социаль челтәрләре. 

Җиңүчеләр арасына «ТАТМЕДИА» холдингының 5 газетасы кергән. Болар — Яр Чаллы, Яшел Үзән, Мамадыш, Ютазы һәм шәһәребезнең «Лениногорские вести» газеты. 

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков редакция коллективына котлау юллап: «Бөтенроссия конкурсында җиңү югары профессиональлек турында сөйли, сезгә илһам, яңа идеяләр һәм яңа проектлар телим», дип язган ул. 

«Лениногорские вести» газеты — Лениногорскиның иң борынгы массакүләм мәгълүмат чарасы. Газетның беренче саны, ул вакытта — «Сталинец» 1936 елда чыкты. «Лениногорские вести» газеты «Бәллүр каләм», «Ышаныч һәм куркынычсызлык», «Бумеранг», «Кеше һәм табигать» кебек дәрәҗәле республика конкурсларында күп тапкырлар җиңү яулап, ике тапкыр Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек булды. 

2021 елдан газет ел саен Россиянең район басмалары арасында федераль грантка ия була. Грант акчасына мөһим иҗтимагый әһәмияткә ия актуаль темаларны яктырту буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев