Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига Зәйдән 34 яшьлек ир-ат килеп алтын урлаган

Зәйдә яшәүче бер ир-ат Лениногорск шәһәрендәге зәркән кибетеннән ике алтын чылбыр урлаган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Ул шәһәрнең бер сәүдә ноктасына кереп, сатучыдан алтын чылбырлар күрсәтүне сораган. Аларны кулына алгач, кибеттән чыгып чапкан һәм ишегалдында юк булган. Җинаять эзләрен югалтырга ниятләп, бейсболка һәм водолазкасын ташлап калдырган.

Автовокзалга килеп җиткәч, Әлмәткә баручы “попутка”га утырган. Машина йөртүче әйтүенчә, янәсе, хатынының бәби табып ятуы сәбәпле, Әлмәткә “очарга” тиешлеген, тик юлга акчасы булмавын аңлаткан.
Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлаган. Ул Зәйдә яшәүче 34 яшьлек ир-ат булып чыккан. Угры Әлмәттә кеше фатирында яшеренеп яткан.

Аның инде моңа кадәр дә шундый ук җинаять өчен җаваплылыкка тартылган булуы ачыкланган.

Угры, үз гаебен танып, җинаятькә алдан ук әзерләнүен: Әлмәттә бер фатирны арендага алуын, күзгә бәрелми торган кием, битлек киюен сөйләгән. Зәркән әйберләрен ломбардка тапшыруын әйткән.

Җинаятьче китергән зыян күләме 300 мең сум тәшкил иткән.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев