Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Лилия Афандиева “Каз өмәсе” фестивалендә икенче урын алды

Милли кухняны пропагандалау.

Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» региональ татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале бәйгесе уздырылды.

Анда катнашучылар өчен берничә номинация каралган иде. Быелгы конкурста 6 номинациядә 30 кеше катнашкан.

Лениногорскидан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Лилия Малих кызы Афандиева әлеге конкурста “Каздан пешерелгән халык ашлары” номинациясендә катнашып, 2нче урынга лаек булды.

Ул каз итеннән бастырма пешергән. Ризыкны әзерләү барышын видеога төшереп, жюри хөкеменә җибәргән. 

-    Безгә конкурс турында соң гына әйттеләр. Шулай булгач, каздан нәрсә пешерим икән дип эзләнергә дә, уйларга да вакыт булмады. Мин бастырма пешерергә уйладым. Беренче тапкыр гына әзерләвем иде ул ризыкны. Уңышлы гына килеп чыкты. Каз итен пешереп, тәмләткечләр салып, рулет кебек төреп, тарттырып бәйләп куясың. Авырлыгы юк, ризык тәмле килеп чыга. Гомумән, каз итеннән ни әзерләсәң дә, тәмле инде ул, - ди Лилия Малих кызы. 

Җиңүчеләрне, призлы урын алучыларны  Казанда “каз өмәсе” фестивалендә бүләкләделәр. Лилия Афандиева истәлекле бүләк һәм шәл белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев