Лениногорскилы Ралина халыкара фестивальдә беренче дәрәҗә лауреат булды
Казанда «Балачак» Халыкара вокаль конкурс-фестивальнең III этабы узды.
Халыкара конкурс-фестивальдә төрле регионнардан һәм якын чит илләрдән меңнән артык конкурсант катнашкан. Ә гала-концертка иң-иңнәре генә сайлап алынган.
Мәдәният сараенда эшләп килүче "Талант" вокаль студиясендә (җитәкчесе - Рәмзия Галимова) шөгыльләнүче Ралина Сахапова "Эстрада җыры. Вокал-соло" номинациясендә I дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Яшь йолдызчыкны котлыйбыз!
фотолар: https://vk.com/dklensk?w=wall-111882852_8319
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев