Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Регина Гиззатуллина Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булган

Мин “Аш-су остасы” номинациясендә II нче урынга ия булдым, дип яза ул үзенең ВКонтакте шәхси битендә.

 Бөтендөнья татар конгрессы 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар арасында “Оста куллар 2023" бәйгесе,  15 нче февральдән 8 нче мартка кадәр “Алтын куллы хатын-кыз” һәм “ Аш-су остасы” номинацияләре буенча бәйге үткәрде. 

Шушы вакыт эчендә 249 эш алынган. Хатын-кызларыбыз үзенең булганлыгы, уңганлыгы, алтын куллы булуын тагын бер кат исбатлады.

Алар арасында яшьләр дә, өлкән апалар, әбиләр дә бар. Бәйгегә Татарстаның Биектау, Арча, Теләче, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Әлки, Тукай, Саба, Питрәч, Балтач, Апас, Мөслим, Азнакай, Кукмара, Чистай, Лаеш, Чирмешән, Актаныш, Яшел Үзән районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре, Россиядән – Свердловск, Ульяновск, Омск, Самара, Төмән, Киров, Новосибирск өлкәләреннән, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан, Коми республикаларыннан, Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләре, чит илләрдән – Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларыннан хезмәтләр килгән иде, дип яза ул. .

27 нче апрель көнне бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда үтте. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, дигән Регина ВКонтакте шәхси битендә.

Фото һәм мәгълүмат алынды: Регина Гиззатуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев