Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кызны «федераль куркынычсызлык хезмәтеннән» дип, миллион сумнан артыкка алдаганнар

Мошенниклардан зур күләмдә акчалата зыян күрүчеләр арасында лениногорскилылар да бар.

Күптән түгел Ф. ханыма шундый бер “федераль куркынычсызлык хезмәткәре” шалтыраткан. Шалтыратучы бик ышанычлы, шул ук вакытта кайгыртучан тавыш белән, хатын-кыз исеменә чит кешеләр кредит рәсмиләштерергә маташуын белдергән. Ул акчаларның террорчылык оешмаларына китәчәген, ә хатын-кызны Украинадагы шундый оешмаларга булышлык итүче, кыскасы – илен сатучы булачагын аңлаткан. 

"Без сезгә карта номерлары һәм пин-код белән «инкасацион ачкыч» җибәрәчәкбез, сез үзегезнең исәптә булган барлык акчаларыгызның сакланышын тәэмин итү өчен, аларны шул исәпкә күчерергә тиешсез”,- дигән ир-ат.

Ул шулай ук Ф. ханымның кайсы банкларда, нинди исәпләре, нинди керемнәре барлыгы белән дә кызыксынган. Ф. ханым аның барлык сорауларына күндәм генә җавап кайтарып барган.  Аннан шалтыратучының бөтен күрсәтмәләрен үтәп банкка килгән һәм барлык булган акчаларын алган.  

Бу вакытта шалтыратучы аны бер генә минутка да тынычлыкта калдырмыйча, гел сөйләшеп, күрсәтмәләр биреп торган. Әмма үзеннән башка беркем белән дә сөйләшмәскә, бер шалтыратуга да җавап бирмәскә кушкан. Башта ул банкоматтан 1 миллион сум акча алырга кушкан. Банкомат ике йөз банкноттан артыгын бирмәгәнгә, Ф. ханым биш кабат банк операциясе уздырган. 

Аннан  шалтыратучы телефонны банкоматка куеп акча күчерергә мөмкинлек бирә торган,  NFC системасы булган теләсә нинди кәрәзле телефонны сатып алырга кушкан, хатын-кыз монысын да үтәгән. Шуннан соң Ф. ханымның үзе сөйләшә торган телефонына  «инкасацион ачкыч» файлы килеп төшкән. Шалтыратучының күрсәтмәсе буенча ханым аны телефонына йөкләгән һәм экранда Россия Федерациясе Дәүләт гербы эмблемасы һәм «Росфинмониторинг» дигән язу барлыкка килә. Әлбәттә, бу язулар Ф. ханымны тагы да ныграк ышандыра төшкән.  

Аннары ул үзенә әйтелгән адрес буенча урнашкан банкоматка барган һәм  шалтыратучы кушкан номерга 700 мең сум акча күчергән.

Тик моның белән генә маҗара тәмамланмаган әле. Икенче көнне шул ук тавыш янә шалтыратып, акча таләп итә башлаган. Хатын-кыз тагын бер кабат кичәге юлны үткән һәм мошенникларга 900 меңгә якын акчасын күчергән. 

“Мине шул рәвешле мошенниклар алдамыймы икән” дигән уй, аның башына тагын бер көннән соң гына килгән. Ул үзе федераль куркынычсызлык хезмәтенә шалтыраткан. Анда аңа кыска гына итеп, үзләренең мессенджерларда утырырга вакытлары булмавын әйткәннәр.

Зыян күрүче хатын-кыз эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән, әлегә кадәр  мондый мошенниклык турында ишеткәне булмавын әйткән. Җинаять эше кузгатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев