Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар кайнар линия вакытында товарларның сыйфатына кагылышлы сораулар бирергә мөмкин

9-20 март аралыгында Роспотребнадзорның Лениногорск районындагы территориаль бүлеге кайнар линия үткәрә.

Шәһәр һәм район халкы әлеге ведомство белгечләренә товарларның сыйфатына кагылышлы сорауларын бирә ала.

“Кулланучының товар турында: яраклылык срогы составы, куркынычсыз файдалану шартлары, җитештерүченең контактлары турында барысын да белергә хокукы бар. Рус телендә маркировка булу – мөһим шарт.  Сатып алыр алдыннан товарны тикшерегез. Туры килә торган сертификатлары булуына инаныгыз башта”, - дип кисәтә  Роспотребнадзорның территориаль бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева.

Кайнар линия Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган. Ул 15 мартта билгеләп үтелә, быел «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар» девизы белән узачак.

Белгечкә сорауларны (885-595) 5-17-44, 5-14-35 телефоннар буенча бирергә була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев