Лениногорскилылар «Каз өмәсе» фестивалендә катнашты
Казан шәһәренең “Туган авылым” күңел ачу комплексында “Каз өмәсе» ярминкәсе узды.
Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ачып җибәрде.
Ярминкәдә каз продукциясе белән беррәттән татар халкының милли ризыклары - чәкчәк, бавырсак, бал, шулай ук үлән чәйләре дә тәкъдим ителде. Мастер-класслар, уеннар оештырылды.Чара җыр-моң белән үрелеп барды.
Бәйрәм ахырында “Каз өмәсе” фестивале бәйгесе нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде. Бәйгедә 6 номинациядә 30 районнан катнашучылар бәяләнде. Катнашучылар арасында безнең районнан ике кеше бар иде. Таһир Шәмсуаров үзе иҗат иткән «Каз өмәсе» шигыре белән һәм Лениногорскиның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Лилия Малих кызы Афандиева. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Шулай ук бәйрәм кысаларында Казанның Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чарада Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Таһир кызы Рахманова-Шәмсуарова катнашты.
Шулай ук ул әтисе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров сүзләренә якташыбыз җырчы, композтор Людмила Аланлы иҗат иткән “Кояшлы Татарстан” җырын бәйрәм кунакларына бүләк итте.
Шулай ук утырышта Лениногорск районының милләтпәрвәр шәхесе, татар атларын үрчетүче, Каран авылында урнашкан «Алмакай » атлар утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин да үтемле чыгыш ясаган. Ул татар атлары, шулай ук “Аударыш” милли уен төренең соңгы вакытларда популярлашуы, күп кенә төбәкләрдә уздырылуы турында сөйләгән.
- “Каз өмәсе” фестивале күтәренке рухта узды. Каз ите, тәмле шулпа белән сыйладылар, гармун моңнарына кушылып, татар милли җырларын тыңлап кайттым, күңелемдә әйтеп бетергесез җылы хисләр калды, – ди Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова.
Сезнең игътибарга Таһир Шәмсуаровның «Каз өмәсе» дигән шигырен тәкъдим итәбез. Әлеге шигырь конкурста катнашты.
Каз өмәсе
Каз өмәсе бүген авылларда,
Елмаялар гүзәл кызлары.
Су буенда хәтфә чирәмнәрдә
Каңгылдаша авыл казлары...
Күрәсезме, бер гүзәллек били,
Кыр казлары оча тезелеп.
Өйнекләр каңгылдашып кала
Очасылар килә өзелеп.
Дәртле җыр яңгырый, көткән олы бәйрәм,
Җаны барлар бүген өмәдә.
Елга баамалары кушылар җырга
Вак-вак атлап кызлар үткәндә.
Тезелешеп гүзәлкәйләр кайта,
Иңнәренә исә пар казлар.
Сөйгәненә насыйп булыр өчен
Яралганнар җирдә сылулар...
Борынгыдан килгән йола инде,
Көзнең менә күркәм чагында.
Бер матурлык ияләшкән мизгел
Каз өмәсе бүген авылда!..
фотолар: татар конгрессы сайтыннан

.jpg)


.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев