Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның буалар каскады үсеше буенча спорт кластеры жиңде

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль конкурсына нәтижә ясалды.

2025 елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү узды. 

Лениногорск шәһәрендә тавыш бирүгә 5 җәмәгать киңлеге чыгарылган иде:

👉Менделеев урамындагы буалар каскады үсеше буенча спорт кластеры (өченче чираты),

👉Тукай урамындагы Ленин исемендәге мәйдан,

👉Ленин исемендәге сквер (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр, икенче чираты),

👉Тукай урамы буенча җәяүле өлеше,

👉Вахитов урамы буенча шәһәр скверы кергән.

Тавыш бирүдә Лениногорск районының 8500дән артык кешесе катнашты.

Тавыш бирү нәтижәләре буенча Менделеев урамындагы буалар каскады үсеше буенча спорт кластеры (өченче чираты) жиңү яулады. Димәк, 2025 елда бу каскадка реконструкция ясаячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев