Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Дуслык» вокаль ансамбле биш ел эчендә популярлашып, халык күңеленә үтеп керде

«Дуслык» ансамбле җитәкчесе – Алия Мортазина белән коллектив, аның тарихы турында сөйләштек.

«Дуслык» вокаль ансамбле 2019 елда район мәдәният йорты базасында, тимерьюл станциясе микрорайонының күп функцияле үзәгендә оешкан. Ансамбльдә катнашучыларның яше - 29 яшьтән 75 яшькә кадәр. Алда әйтеп үткәнемчә, коллектив Алия Ирек кызы җитәкчелегендә барлыкка килә.

“Бүгенге көндә ансамбль 6 кешедән тора, анда биш хатын-кыз вокал белән шөгыльләнә һәм бердәнбер ир-ат, күпкырлы шәхес –  Измаил Ситдыйков,  ул җырлый да, бии дә, кирәк булганда баянчыны алыштыра”, - ди Алия Мортазина.

Ансамбльдә катнашучылар:  Алия Мортазина – җитәкче; Асия Нуриәхмәтова; Измаил Ситдыйков; Татьяна Нуриәхмәтова; Нурия Галләмова; Елена Халикова.

Ансамбльнең репертуарында 30дан артык җыр бар, алар арасында татар халык, эстрада һәм этномәдәни җырлар: "Сафия", “Милли ашлар”,"Эх, дускаем","Татарстан гөле", "Жомга". Кыска гына вакыт эчендә -  5 ел дәвамында ансамбль шәһәрдә һәм районда популярлаша, чөнки ул барлык шәһәр һәм күчмә чараларда, конкурсларда катнаша.

"Дуслык" вокаль ансамбле региональ, Бөтенроссия һәм халыкара конкурс катнашучылары һәм лауреатлар булып тора.
“Без һәрвакыт тамашачы безне әле бик озак искә алсын өчен тырышабыз, ягъни номер концепциясен вокалда гына түгел, хәрәкәтләрдә дә, әлбәттә инде, костюмнарда да уйлап табабыз”, - ди Алия Ирек кызы. 

 

Язманы «Заман сулышы» газетыннан 11 июль санында укый аласыз

фотолар: ансамбль архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев