Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның көрәшче кызы Дөнья Кубогында бронза яулап алуга иреште

Шәһәребезнең FS KATANA клубында киокусинкай каратэ көрәше белән шөгыльләнүче Ника Долголаптева исеме спортның бу төрен сөючеләргә таныш.

Ул төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә призлар алып килә. Көрәшче кызыбыз башкалабыз Казанда үткәрелгән, «Казан барсы» дип исемләнгән  Дөнья Кубогында катнашты.

Халыкара ярышларда 12-13, 14-15 яшьлек үсмер малайлар һәм кызлар, 16-17 яшьлек юниорлар көч сынашты. 

Ярышларда җиңү өчен дөньяның 21 иленнән һәм Россиянең 29 төбәгеннән 500 гә якын спортчы көрәште. Дүрт көн дәвамында барган көрәш бәйгесендә Беларусия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Казахстан, Әрмәнстан һәм Россиядән җыелган иң көчле спортчылар арасында тагы да көчлерәкләрен ачыкладылар. Никаны бу зур ярышларга остазы, FS KATANA клубы тренеры һәм җитәкчесе Фуркат Джумабаев озата килде.

«Бик югары дәрәҗәдә оештырылган турнирда барлык көрәшчеләрдә каратэнең куәтен һәм матурлыгын күрсәттеләр. Тулы фидакарьлек белән көрәшеп лаеклы бүләкләр алдылар. Минем шәкертем Ника Долголаптева ярышларда лаеклы чыгыш ясап, мактаулы 3 урынны яулады. Никаның һәрбер уңышы - үз өстендә озак һәм тырышып эшләү, каршылыкларны һәм кыенлыкларны җиңүгә куйган ихтыяр көче нәтиҗәсе»,- диде Дөнья Кубогы бронза призёрының остазы.

Ә приз яулаучы кыз ярышларның гадәттән тыш мавыктыргыч булуын әйтте. Бу бәйгенең үзенчәлеге аяк һәм куллар белән гәүдәгә көчле сугуларда һәм физик чыдамлыкка басым ясалуда булуын билгеләп үтте. Тренерына үзен беркайчан да бирешмәскә һәм ахырга кадәр көрәшергә өйрәткәне өчен рәхмәтен белдерде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев