Лениногорскиның күпфатирлы йортында яшәүчеләр канализация торбасын чүпкә батырганнар
Шулкадәр күп булган чүп
Лениногорскида Гагарин урамы, 33нче йортта яшәүчеләр канализация торбасын даими рәвештә чүпкә батыралар. Ә чүп һаман да бертөрле – дымлы салфеткалар һәм чүпрәкләр.
Коммуналь хезмәтләр берничә тапкыр стоякны чистартканнар һәм халык белән кисәтү әңгәмәләре алып барганнар, ләкин канализация торбасы һаман да тыгылган.
Подьездда яшәүчеләр генә түгел, бинаның беренче катында урнашкан оешмалар да зыян күрә торган булган.
Бу юлы исә чүп шулкадәр күп булып тыгылган, аны кул көче белән генә чистатып бетерә алмаганнар.
Хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчесе Рамил Асадуллин сүзләренә караганда, «Водоканал» белгечләрен чакырганнар, алар УАЗ автомашинасы белән чүпне тартып чыгарганнар.
Фото ЖКХ Лениногорск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев