Лениногорскиның Россия Герое Дамир Исламов — тарих дәреслегендә
11нче сыйныф өчен дәреслектә.
Лениногорскида туып-үскән, МХОда батырларча һәлак булган Россия Герое Дамир Исламов һәм башка геройлар турында 11 нче сыйныф өчен бастырылып чыккан тарих дәреслегендә укырга була.
Китапны «Просвещение» нәшрияты чыгарган. Аны чыгаруда илнең әйдәп баручы тарихчылары эшләгән. Яңа тарих дәреслеге Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан алып 21 нче гасыр башына кадәр чорны үз эченә алган. Китапның «Россия бүген» дип аталган соңгы бүлегендә Украинадагы конфликт һәм махсус хәрби операциягә китергән вакыйгалар турында әйтелгән.
6 нчы мәктәпнең 11 Б сыйныфы укучысы Глеб Радаев, мәсәлән, дәреслекне бирү белән, кызыксынган, укып та чыккан.
"Россия Герое Дамир Исламов 2022 елның 7 мартында Луганск Халык Республикасының Золотой шәһәре районында һәлак булган. Бу мәктәптә укыган, без хәзер утырган парта артында утырган. Мәктәптә аны еш искә алалар»,- дип уртаклаша Глеб.
Дәреслектә Дамир Исламов командалыгында танк экипажының батырлыгы тасвирлана.
Исегезгә төшерәбез:
Дамир Исламов белән бергә танкта Дамир Гыйлемханов һәм Иван Цевун да була. Алар дошманның биш танкы белән көрәшә, дүртесен юк итә. Ләкин бишенчесе, кызганыч, аларның үзен утка тота. Дамир Исламов, Дамир Гыйлемханов һәм Иван Цевун батырларча һәлак булалар. Аларга Россия Герое исеме бирелә.
«Лениногорские вести» фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев