Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее шәһәрнең предприятиеләрендә хезмәт куйган ветераннарны эзли

Быел Лениногорск шәһәренә - 70 ел.

Шул уңайдан Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее шәһәребездәге предприятие, заводларда эшләгән ветераннардан истәлек җыя.

«Элек Лениногорскида бик күп төрле предприятиеләр, заводлар эшчәнлек алып барган. Еллар үтү белән, алар ябылды. Ләкин бит тарих калды, аны сакларга тиешбез. Быел юбилей елында без эшче куллар тарихын тупларга телибез», – ди музей белгече Айгөл Рәхимова.

Музей предприятие ветераннарын эзли, алардан истәлекләр, фотолар көтә, шулай ук предприятиедә кулланылган предметларны да теләп кабул итә.

Моннан тыш хәзерге вакытта Лениногорскида эшләүчеләрдән дә мәгълүматлар туплау бара.

Белешмәләр өчен телефон: 885595 –  5-05-91.

 

фото: музейдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев